Тимәсен тик күзләрем

Гузель Уразова Тимәсен тик күзләрем - Татарские - Тимәсен тик күзләрем

Скачать в формате mp3
Гузель Уразова - Тимәсен тик күзләрем

Дата: 2015-11-15
Длина mp3: 02:53
Просомотров: 561
Понравилось: 0

Прочие песни артиста Гузель Уразова
561

Текст песни целиком:

Эзләде, үз тиңемне эзләде,
Өметен өзмәде,
Үз ярымны эзләде җаным...
Эзләдем, күпме еллар эзләдем,
Якты булды хыялым,
Сагыныплар эзләдем аны...

Кушымта
Эзләдем, барлыгыңны белдем мин,
Килерсең дип көттем мин,
Табармын дип белдем мин, җаным
Үземне мин бәхетле диямен,
Тимәсен тик күзләрем,
Тимәсен тик күзләрем, җаным

Сүзләрең, синең назлы сүзләрең
Биләде йөрәкне.
Күңел белән тартылам сиңа.
Күзләрең сүзләрдән дә көчлерәк.
Бик ягымлы күзләрең
Бөрки йөрәк җылысын миңа.

Кушымта.

Шатланам бик бәхетле көннәрем,
Син генә бәхетем.
Ярый әле эзләдем сине.
Кызганмыйм синсез үткән елларны,
Сиңа гына китерде
Ул елларның юллары мине.

Татарские - Тимәсен тик күзләрем

Обратите внимание на эти песни

Комменты в тему (0)

Добавить комментарий который увидят сотни!

Антироботы: